Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар бакчасы «Солдатка җылы бүләк ит» акциясендә катнаша

32нче «Садко» балалар бакчасы коллективы, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары «Солдатка җылы бүләк ит» дигән традицион патриотик акциядә катнашты.

Атна дәвамында балалар открыткалар ясадылар, солдатларга теләкләр яздылар, педагоглар белән геройларның батырлыклары турында фикер алыштылар. Һәр бала бу посылкаларга кечкенә йөрәкләренең җылысын салган, иң изге теләкләрен теләгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер балаларның әтиләре яки бабалары махсус хәрби операция урынында хезмәт итә. Шуңа күрә акциядә катнашу алар өчен аеруча мөһим.

— Ярдәм күрсәткәннәре өчен һәркемгә зур рәхмәт һәм тирән ихтирам, — дип рәхмәт белдерде «Садко» мәктәпкәчә учреждениесе мөдире Лилия Ямбулатова.

— Акциядә мәгариф учреждениеләре катнашты. Балаларның хатлары безнең яклаучыларның күңелен җылытып тора, алар бу хатларны кат-кат укыйлар, — дип рәхмәт белдерде Алабуга шәһәр Советы депутаты Илшат Шәйморатов.

Якын арада солдатлар өчен кирәк-ярак һәм балалар язган хатлар салынган посылкалар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев