Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр «Вернуть детство» фестивалендә җиңде

Конкурста Марат Сәмигулов һәм Валерий Самойлов катнашты.

Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Идел буе федераль округының «Вернуть детство» фестивалендә җиңделәр. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар өчен оешмаларда тәрбияләнүчеләрнең округ фестивале сентябрьнең 14еннән 18енә кадәр Өфе шәһәрендә узды.

Ул ятим балаларга һәм караучысыз калган балаларга булышу, аларны иҗтимагый тирәлеккә яраклаштыруга юнәлтелгән. 

Бу конкурста Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче Марат Сәмигулов һәм Валерий Самойлов катнашты.

Марат мамыктан яңа ел уенчыклары, ә Валерий пейп-арт ысулы белән эшләнмәләр ясаган. Алар үзләренең иҗат эшләре белән 1 һәм 2 урыннар яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев