Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче Наталья Агафонованы шәһәр башлыгы котлады
Шәһәрнең икенче урта мәктәбенең 8Б сыйныфында белем алучы Наталья "Дөнья гүзәле-2012" халыкара матурлык конкурсында катнашып, 3 нче урынны яулады.
Бәйгедә дөньяның 28 иленнән 60 кыз катнашты. Кыз Сваровски кристалларыннан эшләнгән таҗ, мактаулы Алтын кубок белән бүләкләнде һәм Болгариядә үтәчәк "Галәм гүзәле-2013" бәйгесендә катнашуга чакыру алды. Ә бүгенге эшлекле киңәшмәдә шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов Наталья Агафоновага чәчәк бәйләме һәм DVD-плеер бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев