Алабуга балалары хыяллары белән уртаклашты
Алар әле могҗизаларга ышана, ләкин дөньяның гади түгеллеген инде беләләр. Алар яңа гаджетлар гына түгел, ә әти-әниләренә сәламәтлек телиләр. Марска очу турында хыялланалар. Без балалардан аларның хыяллары турында сорадык.

Даша Евсина, 9 яшь:
«Минем иң зур хыялым... Докторларның эше азрак булсын иде, бар кеше дә сәламәт булсын! Һәм тагын барлык шәһәрләр һәм илләр өстендә тыныч күк булуын, беркемнең дә еламавын һәм курыкмавын телим. Һәркем бераз игелеклерәк булса, минем хыялым чынга ашачак! Әни моның өчен барысы да дус булырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш дип әйтә».

Артур Кривов, 9 яшь:
«Миңа калса, кайвакыт өлкәннәр үз эшләре белән артык мәшгуль. Әти-әниләр балалары белән күбрәк вакыт үткәрә алсыннар иде дип хыялланам — бергә уйнасыннар, велосипедта йөрсеннәр. Ә тагын дөньядагы барлык кешеләр дә исән һәм сәламәт булсын дип телим».

Айнур Хәбибрахманов, 13 яшь:
«Минем инде хыялланырлык бөтен нәрсәм дә бар: яраткан гаиләм, дусларым, уку һәм дөньяны танып белү мөмкинлегем бар. Ләкин тирәнрәк карасаң, мин барыннан да бигрәк дөньяда тынычлык булуын телим. Ә тагын — барлык кешеләр дә сәламәт һәм бәхетле булсын.
Тагын мин урамда калган һәр песигә җылы йорт табылсын дип хыялланам... Мин әти-әниемә алар миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле. Узган ел мин ноутбук турында хыялландым, яхшы укуым өчен алар миңа аны бүләк иттеләр! Тырышсаң, хыяллар чынга аша».

Никита Евсин, 16 яшь:
«Мин мотоцикл сатып алу турында хыялланам − кирәкле сумманы тизрәк җыю өчен компьютер клубына эшкә урнаштым. Әмма бу бердәнбер максат түгел: 11 нче сыйныфтан соң яхшы вузга керергә телим. Әлегә булачак һөнәремне төгәл хәл итмәдем. Иң мөһиме — зур мөмкинлекләргә юл ачачак яхшы белем алу. Хыяллар гамәлләр белән ныгытылырга тиеш дип саныйм, шуңа күрә хәзер үк үз максатларыма таба адымнар ясарга тырышам».

Тамерлан Әскәров, 8 яшь:
«Мин велосипед турында хыялланам! Әти миңа аны 1 сыйныфны тәмамлагач сатып алырга вәгъдә итте. Менә бергә барабыз да иң яхшысын сайлыйбыз! Тагын мин космоска очарга һәм Җирне иллюминатор аша күрергә хыялланам! Беркемнең дә авырмавын, әти-әниемнең ешрак өйдә булуын һәм әтием минем белән балыкка йөри алуын телим».

Айсылу Ситдикова, 16 лет:
«Мин, үзенең киләчәген әле белмәгән башка яшүсмерләр кебек үк, якты һәм бәхетле киләчәк турында хыялланам. Мин имтиханнарны уңышлы тапшырырга, теләгән һөнәрне үзләштерергәтелим. Хәрәкәт итәргә һәм үз хыялыңа таба барырга кирәк. Шулай ук бик яхшы хыял турында да әйтми кала алмыйм — үз балам өчен иң яхшы әни булырга телим. Мин ышанам, минем барлык тырышлыкларым юкка түгел. Мин барыгызга да үз теләкләрегездән курыкмаска һәм беркайчан да бирешмәскә телим!»
«Университет» мәктәбенең 4А сыйныфы укучылары:
Артем Леушкин: «Мәктәпсез яшәү һәм яңа Лабубу турында хыялланам! (искәрмә: Лабубу — куян колаклы һәм киң елмаюлы шаян персонаж-монстр).
Полина Харабрина: «Мин бары тик яхшы билгеләр генә алырга һәм эт турында хыялланам».
Кристина Мельникова: «Мин дүрт аяклы дус — эт турында хыялланам!»
Катя Максютина: «Мин Канадада зур агач йортта яшәргә телим. Анда камин булачак, тәрәзә артында кар явачак, ә минем тезләремдә песи ятачак».
Софья Лобина: «Диңгез ярында өй турында хыялланам! Иртән акчарлаклар кычкырган тавышка уянып, мәктәптән соң комнан сарайлар төзеп, ә кичен дулкын тавышына йоклап китәсем килә».
Виктория Фирстова: «Көндәлегемдә бишлеләр генә булсын дип хыялланам».
Егор Бугаков: «Мин университетта укырга хыялланам. Ә хәзергә — яңа электр самокаты турында!»
Ульяна Гагарина: «Җир йөзендәге барлык кешеләр дус булсын, бөтен дөньяда тынычлык булсын дип хыялланам. Һәм мәңгелек тормыш турында. Минем гаиләм сәламәт булсын».
Шушы ихлас күңелдән әйтелгән сүзләрне укыганда аңлыйсың: хәзерге балалар үз хыялларында гаҗәеп тирәнлекне һәм гамәлилекне берләштерә. Алар яңа гаджетлар турында гына түгел, ә бөтен дөньяда тынычлык, якыннарының сәламәтлеге һәм һәркем өчен бәхет турында да хыяллана. 16 яшьлек Айсылу әйткәнчә: «Хәрәкәт итәргә һәм үз хыялыңа таба барырга кирәк». Һәм бу — зурлар өчен төп сабак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев