Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга башлыгы шәһәрнең ике мәктәбендә булды

Район башлыгы Рөстәм Нуриев «Адымнар — Алабуга» полилингваль мәктәбендә ачык дәрес карады.

Ул тулысынча татар телендә барган рәсем сәнгате дәресен күзәтте. Балалар төрле техникаларда рәсем ясады һәм татар телендә ирекле аңлашты, ә тел белән авырлыклар кичерүчегә педагог ярдәм итте.

Полилингваль мәктәптән соң Рөстәм Нуриев Университет мәктәбенә юнәлде, анда җитәкчелек белән аралашты һәм белем йортының торышын бәяләде.
Район башлыгы сүзләренә караганда, мәктәпләрнең торышы аны бик куандырган. Башлык сүзләренчә, укучыларга уку йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәткән очракта, алар урамнарда да җимереп-ватып йөрмәячәк. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә чисталык, пөхтәлек, башка кешеләр кулы белән эшләнгән эшләргә мәхәббәт тәрбияләнергә тиеш, дип ассызыклады район башлыгы.

Район башлыгы Университет мәктәбе теплицасында укучылар белән занятиеләр үткәрү фикерен югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев