Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга башлыгы Елена Мерзонны яңа вазифада тәкъдим итте

Яңа җитәкче белән сишәмбе планеркасында таныштырдылар.

Алабуга районы хакимиятендә узган планеркада башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча яңа урынбасарын тәкъдим иттеләр. Бу вазифага Елена Мерзон билгеләнде. Район башлыгы Елена Мерзонның җитәкче буларак зур тәҗрибәсен билгеләп үтте. Елена Ефимовнаның бу вазифада эшләү тәҗрибәсе бар инде. Район хакимиятенең тәкъдимен кабул итүе һәм туган шәһәрендә калырга карар кылуы өчен рәхмәт белдерде.

Елена Мерзон бу вазифада ике ел эшләгән Надир Курамшинны алмаштырды.

Моңа кадәр Елена Мерзон 13 ел буена КФУның Алабуга институты директоры булып эшләде. Быелның гыйнварында ул вазифасыннан китте.

Узган атнада (28 гыйнварда) Алабуга районы башлыгы Елена Мерзонны Рәхмәт хаты белән билгеләп үтте. Бүләкне тапшырганда, ул аның уку йорты һәм шәһәр тормышына зур өлеш кертүен ассызыклады.

Фото: https://media.kpfu.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев