Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга башлыгы гражданнар белән очрашты

Хәрбиләргә түләү, микрозайм буенча бурычлардан котылу, ремонт белән ярдәм итү — шушы һәм башка проблемалы сораулар белән алабугалылар АМР башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать иттеләр.

Шәһәр мэры Алабуга прокуроры Айрат Низамиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Олег Камалюков, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе («Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы) Марина Прохорова, ТР Хәрби комиссариатының Алабуга һәм Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Николай Битюков һәм башка шәһәр җитәкчеләре белән берлектә алабугалылар белән очрашу үткәрде. Ике дистәгә якын мөрәҗәгатьнең яртысы махсус хәрби операция темасы белән бәйле: килүчеләр арасында хәзерге вакытта МХО зонасында булган хәрби хезмәткәрләрнең әниләре, хатыннары һәм башка туганнары булды.

Акчалата түләүләр

Беренче проблема белән Ольга Мельник мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операция барышында һәлак булган Денис Мельникның хатыны. Гаиләдә балигъ булмаган ике кыз үсә. Һәлак булган хәрбинең әтисе 2004 елдан бирле Украинада яшәү сәбәпле, гаилә бер генә түләү дә алмады, дип хәбәр итә Ольга. Эчке эшләр министрлыгы аны таба алмый.

Хатын-кыз «Ватанны саклаучылар» фондының күзәтүе астына алынган. Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзасы таныклыгы алынмаган, аларны алу өчен документлар Алабуга һәм район хәрби комиссариаты тарафыннан ТР Хәрби комиссариатына җибәрелгән.

Һәлак булган хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә Оборона министрлыгыннан түләү, СОГАЗ иминият түләүләре, ТР төбәк түләүләре бер мәртәбә бирелә. Ләкин алар алынмаган. Сәбәбе — һәлак булган хәрбинең әтисе кайда булуы турында мәгълүмат булмау. Чөнки 20 ел элек Денисның әти-әнисе аерылышып, ир-ат Киевка киткән. ТР Эчке эшләр министрлыгына Владимир Мельник турында белешмәгә ике атна элек заказ бирелгән. Ул әлегә кадәр алынмаганлыктан, гаиләнең тиешле түләүләргә документлар тапшыру мөмкинлеге юк. Кабул итүдә бу мәсьәләне контрольгә алдылар.

Булмаган бурыч

Кабул итүгә Рамазан исемле хәрбинең туганнары килгән. Ул үзе хәзер алгы сызыкта. Сугышчының әнисе сүзләренчә, билгесез зат аның улына микрозайм рәсмиләштергән, ул бу вакытта МХО зонасында булган һәм, димәк, бернинди микрозаймнар рәсмиләштерә алмаган. Рәсмиләштерү вакытыннан бурыч суммасы бер ярым тапкырга арткан. Хатын-кыз вәзгыятьне ачыклауларын сорый.

Рөстәм Нуриев шәһәр прокурорыннан проблеманы үз контроленә алуын һәм эшнең барлык шартларын ачыклау өчен суд приставлары хезмәте белән элемтәгә керүен сорады.

Демобилизация кирәк

Махсус операция барышында мобилизацияләнгән Вячеслав исемле хәрбинең хатыны ирен демобилизацияләүне сорап мөрәҗәгать итә. Сәбәбе — Вячеславның биш баласы бар, шуларның берсе инвалид. Ир-ат МХО зонасына чакырылган вакытта, аның күп балалы ата статусы булмаган. Әмма 2023 елның мартында, отпуск вакытында (бу өлешчә мобилизация буенча чакырылыштан соң хәрби хезмәт узу чорында) хатынының беренче никахтан балаларына ата булуны рәсмиләштергән.

Хатын-кыз берничә тапкыр мобилизация буенча комиссиягә, хәрби прокуратурага, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать иткән. Хәрби хезмәткәрне демобилизацияләү мәсьәләсен хәл итү өчен ТР Хәрби комиссарының үтенече һәм ТР буенча чакырылыш комиссиясенең карары кирәк. 2024 елның августында ТР Рәисе исеменә хат төзелгән иде. Хәрби хезмәттән азат итү ТР чакырылыш комиссиясе тарафыннан гына каралырга мөмкин. Моннан тыш, биш бала атасы инде елдан артык кыска вакытлы ялда булмаган. Хәрби хезмәткәрнең хатыны ял бирүдә булса да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Нуриев вәзгыятьне контрольдә тотачагына ышандырды һәм военкомнан ярдәм итүен сорады. Алабуга хәрби комиссариатыннан күп балалы әти хезмәт итә торган частька хат җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев