Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга бюджетына төзәтмәләр кертелде

Алабугада Алабуга муниципаль районы Советының 61 нче сессиясе узды.

Беренче мәсьәлә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Марина Захарова сөйләде.

Халык тарафыннан сайланган депутатлар игътибарына ул 2025 елга АМР бюджетына планлаштырылган үзгәрешләрне тәкъдим итте.

«Район бюджетының керем өлеше буенча план республика бюджетыннан кергән акчалар, кире кайтарылмый торган башка керемнәр, узган еллардан калган субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджет трансфертларын кире кайтару хисабына арттырылачак. Шул рәвешле керем өлеше буенча план 44,2 миллион сумга артачак һәм 3,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Район бюджетының чыгым өлешенә дә тиешле үзгәрешләр кертелә, чыгымнар 4,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бюджет кытлыгын район бюджетының ел башына калган акчалары каплаячак», — дип хәбәр итте Марина Захарова.

Депутатлар планлаштырылган үзгәрешләрне кабул итү өчен тавыш бирде. Барлыгы сессиядә биш мәсьәлә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев