Алабуга боксчылары Татарстан Республикасы Беренчелегендә призлы урыннар яулады
Ярышларда Татарстан Республикасының 200 боксчысы катнашты.
2022 елның 29 мартыннан 3 апреленә кадәр Казан шәһәрендә 2008-2009 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Ярышларда Татарстаннан 200 боксчы катнашты. Алабуга данын шәһәрнең 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 12 боксчы яклады.
Тренерлары: Бариев Р.Ф., Асхамов А.А., Хәйруллин Р.И.
Чыгыш нәтиҗәләре буенча:
1 урын — Васильев Арсений;
3 урын — Быстров Даниил;
3 урын — Низамов Айдар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев