Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны юлларда балалар иминлегенә аерым игътибар бирергә чакыра

Бүгеннән көзге каникуллар башлана.

31 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән «Көзге каникуллар» дигән киң масштаблы чара уза. 

Быелның 9 аенда Алабуга юлларында 70 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 87 кеше зыян күргән, шуларның 17се — балалар, бер бала һәлак булган.

«Хөрмәтле ата-аналар! Мин сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм — балаларыгызны урамга чыгарып җибәргәндә, вакытыгызны һәм көчегезне кызганмыйча, игътибарлы һәм сак булырга кирәклекне тагын бер кат исләренә төшерегез. Урамда үз-үзеңне тоту стереотиплары гаиләдә барлыкка килә. Балалар өчен яң яхшы үрнәк — бу өлкәннәрнең шәхси үрнәге», — дип искә төшерә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция капитаны Руслан Харисов һәм ата-аналар балалар иминлегенә булган игътибарларын киметмәүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев