Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Дәүләт автоинспекциясе «Бала — төп пассажир» акциясен уздырды

Яшь пассажирларга, автокреслода йөрүче һәр балага, юл йөрү кагыйдәләре язылган дәфтәрләр тапшырылды.

«Бала — төп пассажир» оператив-профилактик чарасы кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр белән аңлату эшләре үткәрделәр.
Автомобильчеләргә машинада балалар өчен җайланмаларны куллануның мөһимлеге, автокреслоларны сайлау һәм дөрес урнаштыру кагыйдәләре турында искә төшерделәр. 

Яшь пассажирларга, автокреслода йөрүче һәр балага, юл йөрү кагыйдәләре язылган дәфтәрләр тапшырылды.

Рейд барышында инспекторлар балаларны йөртү таләпләрен бозган ике машина йөртүчене ачыклаган. Аларга карата РФ КоАП 12.23 маддәсенең 3 өлеше буенча административ материаллар төзелде (балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозу).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев