Алабуга Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә көчле салкыннар килү сәбәпле мөрәҗәгать итте
Автоинспекторлар мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итә.
Татарстанда һава температурасының кискен төшүе сәбәпле, Алабуга Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга максималь саклык күрсәтергә чакыра. Автоинспекторлар мөмкин булганча ерак сәфәрләрдән тыелырга киңәш итә.
Шулай да юлга чыгарга теләүчеләргә киңәш ителә:
- автомобильнең төзеклегенә инанырга;
- кирәкле ягулык запасы, җылы кием, азык-төлек һәм ышанычлы элемтә чаралары булуын тикшерергә;
- машина йөртү стилен үзгәретргә: дистанцияне арттырырга, кискен маневрлар ясамаска һәм тизлекне алдан ук киметергә.
ЮХИДИ искәрткәнчә, юлда авыр хәлгә эләккән һәркем тәүлек буе ашыгыч хезмәтләрнең 112 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев