Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә питбайклар турында сөйләделәр
Соңгы елларда питбайклар яшүсмерләр һәм экстремаль йөртүне яратучылар арасында популяр күңел ачу чарасына әйләнде. Әмма бу мини-мотоциклларны гомуми файдаланудагы юлларда куллануның законсыз булуыннан тыш, бик куркыныч та булуын барлык йөртүче дә белеп бетерми.

Питбайк нәрсә ул һәм анда кайда йөрергә мөмкин?
Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә аңлатуларынча, питбайк транспорт чарасы түгел. Аның фаралары, поворотниклары, арткы күренеш көзгеләре һәм юл хәрәкәтендә катнашу өчен башка мәҗбүри элементлары юк. Аңа ПТС рәсмиләштерелми, ЮХИДИга исәпкә куемый, ә идарә итү өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителми.
Әмма мөһим чикләү бар: питбайк белән ябык спорт трассаларында һәм махсус мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин. Гомуми файдаланудагы юлларга, тротуарларга һәм юл кырыйларына чыгу катгый тыела. Алай гына да түгел, хәтта шул махсус урынга кадәр дә питбайкка утырып түгел, ә аны машина арбасына куеп алып бару таләп ителә.
Кагыйдәләрне бозу нәрсә белән яный?
Әгәр питбайк йөртүчесе юлга чыга икән, аны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр:
— РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше — таныклыксыз идарә иткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф;
— РФ КоАП 12.6 маддәсе — куркынычсызлык чаралары булмаган өчен 1,5 мең сум штраф.
Әгәр руль артында балигъ булмаган бала утырса, ата-аналар өчен түбәндәге җаваплылык каралган:
— РФ КоАП 12.7 маддәсенең 3 өлеше — идарә итүне таныклыгы булмаган затка тапшырган өчен штраф (30 мең сум);
— РФ КоАП 5.35 маддәсе — тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җаваплылык.
Эшләр балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырыла, ә питбайк штрафстоянкага җибәрелә.
Әти-әниләр, уйланыгыз!
— Җәйге чор башлана, һәм хәзердән үк без яшүсмерләрнең питбайкларда, шул исәптән төнлә дә йөрүләрен күрәбез, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон. — Комиссиядә без мондый очракларны даими карыйбыз, штрафлар билгелибез. Әмма иң мөһиме — балаларның иминлеге.
— Ел башыннан бирле 13 хокук бозу очрагы теркәлде, шуларның 11е — балигъ булмаганнар тарафыннан башкарылган, — дип хәбәр итә Алабуга районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Тимур Галимуллин. — Хөрмәтле әти-әниләр! Питбайк — уенчык түгел, ул — спорт инвентаре, һәм аны махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга мөмкин.
Халык фикере
Социаль челтәрләрдә күптән түгел үткәрелгән сораштыру күрсәткәнчә, алабугалыларның 89 проценты балага питбайк сатып алмас идем, дип җавап биргән. Сораштыруда катнашканнарның 6 проценты гына монда проблема күрми.
Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: питбайклар урам өчен түгел, алар спорт өчен булдырылган. Бу кагыйдәне бозу сәламәтлек өчен дә, гаилә бюджеты өчен дә авыр булган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев