Алабуга дәүләт автоинспекторлары законсыз тонировкаланган 20 машинаны ачыклаган
Машина йөртүчеләрнең берсе бу хокук бозуда кабат эләккән.
Алабугада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре рейд үткәрде. Рейд барышында төп игътибар машиналардагы тонировка кагыйдәләрен үтәүгә бирелде.
Нәтиҗәдә 27 хокук бозу очрагы ачыклана. Алар арасында — законсыз тонировкалы 20 машина, куркынычсызлык каешын эләктермәгән 6 машина йөртүче һәм техник җитешсезлекләр аркасында штрафстоянкага җибәрелгән 2 автомобиль, дип хәбәр итә Алабуга-24 телеканалы.
Машина йөртүчеләрнең берсе, моңа кадәр тонировканы салдырырга дигән таләпне үтәмәгән килеш, кабат шул ук хокук бозуда эләккән. Аны тоткарлаганнар, һәм хәзер ул суд карар чыгарганны көтә. Суд аңа карата 15 тәүлеккә кадәр административ арест билгеләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев