Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең заманча этносәнгать музеенда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды

Бу чынлап та легендар экспозиция берничә ел дәвамында төрле шәһәрләрдә һәм төрле илләрдә татар халкының мәдәнияте белән таныштыра.

− Музей-заповедникка директор булып килгәндә, беренче фикерләремнән берсе Татар мәдәни үзәген булдыру иде. Ләкин, безнең тарихи портал рус мәдәниятын таратканга, безгә биредә андый татар йорты юк кебек тоелды. Кечкенә генә экспозиция залында булса да, бу фикерне шулай да тормышка ашыра алдык. Күргәзмә 24 шәһәргә барып кайтты, хәзер бер елга аны Алабугада калдырырга булдык, − диде Гөлзада Руденко.

Экспозиция нигезен Алабуга мирасханәсе фонды тупланмаларыннан XIX-XXI гасырларга караган 354 предмет тәшкил итә: хатын-кызларның чигүле киемнәре, көнкүреш кирәк-ярагы, эш кораллары, савыт-саба, йорт җиһазы һәм уен кораллары. Ювелир әйберләреннән киң күләмдә чулпылар, яка бизәгечләр, алкалар, беләзекләр тәкъдим ителгән.

− Монда беренче тапкыр керүгә, мин туган йорт җылысын тойдым. Бу күргәзмәне Татарстаннан читтә яшәүче татарлар күргәндә ниләр хис иткәнен күзалдыма китерәм. Бу кичерешләрне әйтеп бирә торган түгел. Рәхмәт сезгә! — диде ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Экспозициядә бүгенге авторларның татар халкының гореф-гадәтләрен сурәтли торган картиналарын күрергә була, анда милли бәйрәмнәр һәм татар ашлары әзерләү ысулларын күрсәтә торган видео тәкъдим ителгән, көй һәм җырлар тыңларга була. 

Чарага килгән кунаклар арасында райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, Казан халык сәнгати кәсепләр техникумының директоры Раушания Сәүбәнова, Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов бар иде. Алар барысы да күргәзмәгә соклануларын белдерде һәм татар халкының мәдәниятын саклауда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең әһәмиятле урынын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев