Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре быел беренче туристлар теплоходын каршы алды
Ул 24 июньдә яңа пристаньгә килеп туктады.
24 июньдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре быел беренче туристлар теплоходын каршы алды.
Профилактиканың барлык чараларын үтәп, Самара, Оренбург, Геленджик, Воркутадан килгән 50гә якын туристка экскурсия оештырылды. Кунаклар Иван Шишкин музей-йортында, Марина Цветаева истәлегенә багышланган йортта, Алабуга шәһәрчегендә һәм башка җирләрдә булды. «РосВояж» компаниясенең «Алексей Толстой» теплоходы беренче тапкыр Алабугада «КОНТ» ҖЧҖ Санкт-Петербург компаниясе ярдәмендә төзелгән яңа причалга килеп туктады. 30 июньдә Алабуга причалына «Водоход» компаниясе теплоходы киләчәк. Алабуганың Роспотребнадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлык эпидемиологик таләпләр үтәлсен өчен музей-ядкарьлек хезмәткәрләре белән аңлату әңгәмәсе үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев