Алабуга дзюдочылары турнирда өченче урынны яулады
Безнең шәһәр данын 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 7 бала яклады.
28-29 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча XXXV традицион турнир узды. Турнирда Самара, Ульяновск, Киров, Уфа, Йошкар-Ола шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән 260 спортчы катнашты. Безнең шәһәр данын 2-нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 7 бала яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
3 урын — Альбина Сираҗиева (52кг), Айрат Айнетдинов (73кг), Рушан Нәҗипов(73кг).
Тренерлар: Галимуллин И.М., Гыйзәтулин З. Д., Шарыгин И. Г. һәм Обоймов А. Н.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев