Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга эшче һөнәрләрнең имиджын үстерү өстендә эшли

«Алабуга Скиллс» конкурсы «Служение» премиясенә тәкъдим ителде. Конкурсның максаты — эшче һөнәрләренең абруен кайтару.

Шәһәр үссен өчен идарә итү карарлары гына түгел, профессионалларның алтын куллары да кирәк. Һәм моны Алабугада яхшы аңлыйлар. АМР Башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева әлеге фикерне Бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәреп чыкты. Ул «Алабуга-Скилс» проекты белән «Служение» премиясенең «Профессиональ кадрлар — муниципалитетның киләчәге» номинациясендә катнаша.

Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе тарафыннан үткәрелә торган премия муниципаль хезмәткәрләр хезмәтенә югары бәя булды. Ул инициативалары территорияләр үсешенә һәм кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган иң яхшы хезмәткәрләрнең казанышларын билгеләп үтә. Узган ел Татарстаннан 738 гариза килгән, бу бүләкнең югары статусын һәм конкурентлыгын күрсәтә. Мондый көчле компаниядә Алабуга проекты — «Алабуга Скиллс» республика һөнәри осталык конкурсы аерым игътибарга лаек.

Нәтиҗәле проект

Конкурс идеясе, Эльмира Равил кызы ассызыклаганча, Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән туган һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. Бурыч — эшче һөнәрләгә мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртү, аларны яшьләр өчен абруйлы итү.

«Һөнәри осталык хәзер аеруча мөһим», — дип ышана җитәкче.

Һәм проект эшли. Башта белгечләр 9 юнәлеш буенча ярышкан булса, хәзер алар 20дән артык. 2020 елда 39 катнашучы булган, ә 2025 елда — 350, өстәвенә, Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә. иләсе елга тагын өч перспектив белгечлек өстәргә планлаштырыла: финанслар, сәнәгать робототехникасы һәм микроэлектроника. Приз фонды зур кала: беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен 50, 30 һәм 20 мең сум.

Ни өчен нәкъ менә бу проект «Служение» өчен сайланды?

Алабугада бик күп социаль һәм инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Ни өчен соң территорияләр үсешенә конкрет өлеш кертүне билгеләп үтүче Бөтенроссия премиясе өчен нәкъ менә «Алабуга Скиллс» сайланды?

«Эш шартлары кадрлар кытлыгы белән очрашырга мәҗбүр итә, — дип аңлата Эльмира Әхмәдиева. — Машина йөртүчеләрдән алып, мәгариф өлкәсендә белгечләргә кадәр кешеләр җитми: нянялар, тәрбиячеләр, пешекчеләр. Предприятиеләрдә дә, сәнәгатьчеләрдә дә кадрлар кытлыгы сизелә».

Озак вакытлар икътисад һәм юриспруденция кебек юнәлешләр популяр булды, ә эшче һөнәрләр икенче планда калды. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына шуны аңлату мөһим: эшче һөнәрләрендә дә лаеклы урын табарга һәм аларда чын осталыкка ирешергә мөмкин.

Территориянең команда эше

Әлеге проект нигезендә Алабуга җәмәгатьчелегенең бердәм команда эше тора. Конкурс өчен мәйданчыкларны Алабуга политехника көллияте, «Алабуга Политех», «Прогресс» автомәктәбе (машина йөртүчеләр өчен полигон бирә) һәм «Татарстан» МТЗ тәкъдим итә.

Эльмира Әхмәдиеваның һәм аның командасының «Служение» Бөтенроссия премиясендә катнашуы — бу бүләкне алу өчен генә түгел. Бу безнең проект белән тагын да күбрәк кешеләрне, хезмәткәрләрне таныштыру һәм җәлеп итү мөмкинлеге. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Алабуга Скиллс» — Алабугадан «Служение» премиясендә бердәнбер проект түгел. «Правый берег. Молодые семьи» проекты белән «Гаилә иминлеге — дәүләт өстенлеге» номинациясендә безнең районны яшьләр сәясәтен үстерү секторы мөдире Дарья Воронко тәкъдим итә.

«Служение» Бөтенроссия муниципаль премиясенең «Һәр кешенең инициативасы — гомуми уңыш» номинациясендә Алабуга шәһәр Советы депутатлары да катнаша: Илшат Шәйморатов, Роман Есаулов, Аделя Абдуллина, Илдар Галиев һәм Эдуард Ковальчук.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев