Алабуга эшмәкәрләре тарихи бинаны торгыза
«Җимерелеп барган тарихи бинаны игътибарсыз калдыра алмадык» —диләр Алабуга эшмәкәрләре Ксения һәм Дмитрий Капиннар.
Нәтиҗәдә «Бер сумга мәдәни мирас объекты» программасында катнашу һәм Тойма урамындагы 9 нчы йортка яңа тормыш бүләк итү турында карар кабул ителгән.
− Без — шушы шәһәрдә туып үстек. Мин мәктәптә укыганда, бу бинада китапханә иде, һәм мин бирегә китаплар алырга килә идем, — дип сөйли Дмитрий. — Бина матур, архитектуралы, игътибарны җәлеп итә, ләкин аның ташландык хәлдә булуы бик күңелсез. Шуңа күрә, аны бер сумга сатып алу мөмкинлеге барлыкка килгәч, без, һичшиксез, моннан файдаландык.
Хәзер төп бурыч − монда чүп-чарны чистарту. Эчтә черегән иске идәннәрне, бүлмәләрне сүтеп, борынгы йортның мәһабәт нигезен ачалар.
1870 елларда сәүдәгәр Иконников акчасына төзелгән. ХХ гасыр башында бинаның яңа хуҗалары — сәүдәгәр Ф. П. Гирбасовның варислары − йортны шактый үзгәртеп корып, аны икенче шәһәр земство училищесына бүләк итә. Бу уку йорты Алабугада 1880 елда оештырылган. ХХ гасыр башында биредә 125 егет һәм кыз белем алган.
1936 елда бу бинада беренче балалар китапханәсе ачыла. Анда Пионерия йорты да урнашкан.
− Беренче чиратта бинаны чистартырга кирәк. Без инде фасадны чистарттык, алга таба түбә белән шөгыльләнәчәкбез, ул су үткәрә, ә дымлылык һәм юешлек эчке элементларга җимергеч тәэсир итә. Аннары проект төзеп, алдагы эшләрне планлаштырачакбыз, — ди Дмитрий Капин.
Эшмәкәр биредә кунакханә ачарга ниятли. Мәдәни чаралар шәһәрдә елдан-ел күбәя, туристлар, кунаклар агымы арта, ә менә яшәү урыннары әлегә җитеп бетми.
− Мондый объектның һәйкәл булып калуын теләмим, аңа җан өрәсем, аны шәһәр инфраструктурасына кертәсем килә.
Сүз уңаеннан, эш барышында кызыклы табышлар булган. Мәсәлән, 1941-1943 еллар газеталары табыла. Әлбәттә, болар ташланмый. Мондый тарихи табыш мәктәп музеена тапшырыла.
Бүгенге көнгә «Бер сумга мәдәни мирас объекты» программасы буенча 5 корылма эшкә алынган.
− Реставрация проектларын әзерләү өчен әлегә документлар җыябыз. Эшләр инде башланды, хәзерге вакытта чистарту эшләре бара, аннары «Татинвестгражданпроект» вәкилләре тикшерүләр үткәрәчәк, аннары проект эшләрен әзерләү башланачак, − ди АМР башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Юлия Старогородцева.
Икенче тормыш бүләк ителәчәк мәдәни мирас объектлары арасында, мәсәлән, Казан урамындагы 45 нче йорт та бар, биредә музей ачу планлаштырыла. Татарстанның 10 еллыгы урамындагы 9 нчы йортта да реставрация ясала, биредә офис биналары, җәмәгать туклануы урын алачак, шулай ук хостел булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев