Алабуга фермеры Павел Кувайцев бу сезонда 1500 тоннага кадәр сарымсак җыярга уйлый
Моннан тыш, хәзерге 132 гектар мәйданны да ул якындагы биш елда 500 гә кадәр арттырырга ниятли. Алга таба, әлбәттә, тагын да артачак. Язма герое Павел Кувайцев якындагы киләчәккә булган планнары турында сөйләде.
Белешмә өчен. Белгечлеге буенча автомеханик булган Павел озак вакыт төзелеш өлкәсендә мәшгуль була. Ә 2019 елда актив, инициативалы һәм бик амбициоз эшмәкәр Павел Сергеевич Кувайцев яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә башлый. Моннан дүрт ел элек исә сарымсак үстерү белән кызыксына. Яшь фермерга 28 яшь булганда, ул «Агростартап» программасы буенча 3 миллион сумлык беренче грантын алуга ирешә.
— Мөгаен, хуҗалыгыбызның үсеше шуннан башлангандыр да. Ә 2023 елда мин авыл халкы белән (тагын ике хуҗалык белән) «Фермер продуктлары» кооперативын төзедем, аны Поспеловода теркәдек. Аны үстерү өчен 10 миллион сум күләмендә федераль грант оттык. Яшелчәсаклагыч сатып алдык һәм сарымсак пастасы җитештерү линиясен булдырдык. Быел ук төбәктә сарымсак пастасы җитештерүне башлап җибәрергә планлаштырабыз, — дип уртаклашты Павел Кувайцев.
Сарымсак бизнесы
Сарымсак үстерү идеясе юктан гына барлыкка килми. Ачыкланганча, Россиядә зур күләмдә көзге сарымсак юк икән. Кибет киштәләрендәге сарымсак Кытайдан китерелә. Павел Кувайцев сүзләренчә, кытайлар сарымсагы үз күрсәткечләре буенча үзебездә үскән яшелчәдән бик нык калыша.
— Барысы да кытай сарымсагын сатып ала. Кем әйтмешли, «за державу обидно». Шуңа күрә без сарымсак бизнесын башларга булдык. Өстәвенә, безнең продукт күпкә эрерәк тә, тәмлерәк тә. Брикс шкаласы буенча карасак, безнең сарымсакта шикәр күбрәк — 42 гә җитә. Югарыракны очратканым юк әле. Бездә үскән яшелчәнең тырнаклары да эрерәк, димәк, куллануда (мисалга, колбаса ясаганда) да ул ике тапкырга кимрәк кирәк булачак. Ләкин бу турыда бөтен кеше дә белми, − ди Павел Кувайцев.
КФХ җитәкчесе быел өч сорт сарымсак утырткан. Мәйданның өчтән ике өлеше диярлек, ягъни 100 гектарда «Добрыня» сорты утыртылган. Калган 32 гектарда — «Любаша» һәм «Павел» сортлары. Соңгысы язма герое хөрмәтенә аталган һәм Росреестрда теркәлгән дә инде.
Мальцево кырларында үстерелгән сарымсакны, фермер сүзләренчә, Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә күп кенә эре сәүдә челтәрләрендә бик теләп сатып алалар. Яңа уңышны сату өчен дә, орлык (утырту) материалы сыйфатында да сатып алалар. Ачыкланганча, кыенлыклар юк.
— Татарстан климаты сарымсак үстерү өчен туры килә. Ул яхшы кышлый, бик эре, бер төптә 6-7 эре тырнаклы булып үсә. Шулай булгач, климат буенча проблемалар юк, — дип горурланып сөйли Павел Кувайцев.
Кешеләр һәм техника
Сарымсакны монда челтәр кибетләре һәм фермер хуҗалыклары өчен орлык материалы сыйфатында үстерәләр. «Кувайцев» крестьян-фермер хуҗалыгында моның өчен барлык кирәкле документлар бар. Матди-техник базага һәм эшче кулларга килгәндә, монда да проблемалар юк. Хуҗалыкта техника да, кешеләр дә җитәрлек. Биредә 7 җиңел машина, "уазик«лар һәм 13 трактор бар. Моннан тыш, КФХ заманча культиваторлар, автопилотлар, сиптергечләр һәм махсуслаштырылган комбайннар белән тәэмин ителгән. Штатта 30 даими хезмәткәр исәпләнә.
Табигать тә ярдәм итә
Гаҗәп, әмма уңышлы фермер-эшмәкәргә табигать тә ярдәм итә. Тотрыксыз кыш һәм шактый иртә яз шытымнарда чагылыш тапмаган. Быел югалтулар булмады, ди Павел Кувайцев. Сарымсакны монда азотлы ашламалар белән тукландырганнар. Ә язның дымлы һәм яңгырлы булып килүе шулай ук яхшы: су сибү дә кирәк түгел.
Саклау
«Кувайцев» крестьян-фермер хуҗалыгында сарымсакны саклау өчен барлык шартлар да тудырылган. Биредә махсус саклагычлар бар, суыткыч камералар һәм климат җиһазлары сатып алынган. Бөтен уңыш контейнерларда саклана. Югалтулар юк диярлек.
Сак астында
Сарымсак плантацияләренең 132 гектары да сак астында. Сарымсак җыю барганда дежур каравылчылар җәлеп ителә. Алар видеокамера һәм кисәтү утлары куелган "уазик«та территорияләрне йөреп чыга. «Шулай булгач, бездән бер генә сарымсак та кача алмый», − дип көлә фермер.
Планнар
Әлегә Кувайцев сарымсагы Мальцевода һәм Тойма акваториясе буйлап үсә. Крестьян-фермер хуҗалыгында су сибәргә рөхсәт алынган. Хуҗалыкта 4 насос станциясе һәм 7 су сиптерү катушкасы бар. Әмма фермер үз эшен перспективалы үстерү өчен яңа җирләр эзли. Мөмкин булган локацияләрнең берсе — күрше Менделеевск җирләре. Инде киләсе елга Татарстанның «сарымсак патшасы» 200 гектарны, ә аннан соң − 300 гектарны үзләштерергә планлаштыра. Ә 10 ел эчендә үзенең биләмәләрен 1000 гектарга җиткерергә һәм Россия сарымсагын актив сату өчен шул ук Кытай базарына чыгарырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев