Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа футбол командасы барлыкка килде

Ә чемпионнар 13 октябрьдә футбол буенча ТР Чемпионатында уйнаячак.

Иртәгә Татарстан башкаласында чын футбол бәйрәме узачак. Уен кырында республиканың иң көчле ике командасы: Алабуганың «Алабуга» һәм Казанның «Стрела» командалары очраша.

Алда торган футбол матчы нәтиҗәләре турнир таблицасы нәтиҗәләренә тәэсир итмәсә дә, очрашу барыбер мавыктыргыч булырга вәгъдә итә, диләр белгечләр. Эш шунда, уен кырында футбол буенча быелгы ТР Чемпионаты лидерлары булган башкала егетләре һәм көмеш призерлар — «Алабуга» уенчылары көч сынашачак. Шулай итеп, исегезгә төшерәбез, иптәшләрчә матч 13 октябрьдә Казанда үткәрелә.

Ә бүген газетабыз укучылары (ә алар арасында бу спорт төрен яратучылар һичшиксез бардыр) үзләренең яраткан «Алабуга» командасын торгызу тарихы һәм әле генә оештырылган «Алабуга-Юниор» футбол клубы турында тулырак белән алачак.

Белешмә өчен. «Алабуга» футбол клубы 2016 елда оештырыла. Өч елдан соң клубның эшчәнлеге тукталып тора. Ә 2022 елдан ул үзенең яңа тарихын яза башлый. Бу төп борылыш «Август» җәмгыятенең генераль директоры Владимир Алин һәм Рөстәм Нуриев ярдәмендә мөмкин булды.

«Алабуга» футбол клубы җитәкчесе Альберт Төхвәтуллин әйтүенчә, Алабуга командасы башка форматта һәм читтән чакырылган башка тренер белән өр-яңадан булдырыла. Хәзерге команданың элеккеге командага бернинди катнашы юк. Команданың исеме һәм уенчыларның төп составы гына элекке.

— Хәзерге вакытта өченче сезон тәмамланып килә. Әле күптән түгел оешуына карамастан, «Алабуга» җиңүләре белән мактана ала. Мәсәлән, беренче елда «Алабуга» футбол буенча ТР Беренчелеге җиңүчесе һәм ТР кубогы финалисты булды. 2023 елда Футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының көмеш призеры исемен яулады. 2024 елгы сезон безнең команда өчен яз көне ТР Суперкубогы өчен матчтан башланды. Команда бу матчта җиңеп, ТР Суперкубогы иясе булды. Ул узган елгы нәтиҗәне кабатлап, футбол буенча республика чемпионатының көмеш призеры титулын алды. 

— Бу искиткеч казаныш, — ди горурланып Альберт Төхвәтуллин.

Тренер турында
Бу уңышларда, һичшиксез, остазның роле бик зур. 2022 елда җирле команданың баш тренеры итеп Владимир Барышев билгеләнде, ул футбол спортында танылган шәхес. Ул — тәҗрибәле белгеч, профессионал, Совет һәм Россия спортчысы, Россиянең югары лигасында 17 матч үткәргән. Аның даирәсендәге кешеләр билгеләп үткәнчә, Владимир Барышев — Татарстан футболында зур хөрмәт һәм абруй казанган югары класслы тренер.

Владимир Леонидович — тыйнак, сабыр, хәтта иң кискен вакытларда да тыныч булып кала. Спорт белгечләре фикеренчә, шуның аркасында «Алабуга» командасында уңай атмосфера хөкем сөрә.

— Монда килүемнең беренче көннәреннән үк — уңай моментлар гына. Мин Рөстәм Мидхәт улы һәм Владимир Львович ягыннан бик зур ярдәм һәм кызыксыну тоям. Алар сүздә генә хуплап калмый, алар матчларга килә, безнең егетләр өчен җан ата. Җитәкчеләр үз үрнәкләрендә башкаларны спортка өнди. Уенчылар шөгыльләнә һәм уйный алсын өчен барлык шартлар да тудырыла. Һәм тулаем алганда команда перспективалы, — ди «Алабуга» футбол клубы тренеры Владимир Барышев.

Футболчылар турында
Команда составына килгәндә, аның «нигезе» тулаем сакланып калган. Уенчыларның һәрберсе исемен аерым атауга лаек, — дип ассызыклады команда җитәкчесе Альберт Төхвәтуллин.

— Кемдер турында аерып әйтә алмыйм. Барлык футболчылар да бик шәп уен күрсәтә: тренировкаларда да, матч вакытында да 100 процентлык чыгыш ясый. "Алабуга«ның барлык уенчылары да бертигез. Бу факт. Алабуга командасы капитаны Михаил Анохинны билгеләп үтә алам. Миша чыннан да чын капитан: кырда да, кырдан тыш та, чишенү бүлмәсендә дә — кыскасы, бөтен җирдә. Һәм тагын Валерий Ионинны билгеләп үтәм: ул иң яхшы капкачы. Хәер, тагын бер кат ассызыклыйм, безнең барлык футболчылар да мактауга лаек, — дип билгеләп үтте Альберт Төхвәтуллин.

Тулаем алганда, яңартылган Алабуга командасы — көчле. Барлыкка килү һәм көчле тренер кушылу, көчле уенчыларны кертү вакытыннан башлап — максатлар хәзер зурдан куела. Баштан ук республика чемпионатларында һәм беренчелекләрендә югары урыннар өчен генә көрәшергә дигән югары планка куелды.

Җитәкчеләр һәм җанатарлар ярдәме турында
«Алабуга» футбол клубына ярдәм турында аерым әйтергә кирәк. Беренчедән, шәһәр ярдәме бик зур. Җирле хакимият һәм команданың иганәчесе Владимир Алин ягыннан искиткеч зур ярдәм күрсәтелә.

— Шәһәрдә футболны популярлаштыру бара. Нәтиҗәләр күз алдында. Трибуналарда — җанатарлар армиясе. Барлык өй матчлары яктыртыла, рекламалана. Җирле команда уйнаганда Алабугада чып-чын футбол бәйрәме үткәрелә дигән фикерне мин Казан, Чаллы, Түбән Кама судьяларыннан күп тапкырлар ишеткәнем бар. Бу онытылмаслык матчлар, анда яраткан командалары өчен җан атарга олылар гына түгел, балалар да бик теләп килә. Уен башланганчы, алар, тезелеп басып, кумирларына кул биреп калырга ашыга. Алабугада матчлар аниматорларны чакырып, уеннар һәм конкурслар белән уза. Футболга игътибар бик югары, — ди Альберт Төхвәтуллин.

Алабуга футболының «әтиләре һәм балалары»
Гаҗәп түгел, бу спорт төрен актив популярлаштыру нәтиҗәсендә шәһәрдә үзенә күрә спорт дәвамчылыгына әверелерлек команда булдыру турында карар кабул ителде. Шулай итеп, АМР башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән «Олимп» спорт мәктәбе базасында «Алабуга — Юниор» футбол клубы төзелде. Аның составында — 17 яшьтән 21 яшькә кадәрге егетләр. Алар арасында «Олимп» мәктәбенең хәзерге тәрбияләнүчеләре дә, узган елларда укып чыкканнар да бар.

— Безгә шундый команда булдыру турында сөйләгәч, безнең күзләребез яна башлады. Чөнки "Олимп«ны тәмамлаучыларның күбесе хәзер дә уйный: кемдер мини-футболда, кемдер — күрше шәһәр командалары составында. Ә бит зур уенда һәм, әлбәттә, туган шәһәрең өчен уйныйсы килә. «Алабуга — Юниор» капитаны булу минем өчен зур мәртәбә, команданы җиңүгә алып барачакмын. Мине балачактан ук максатчан булырга һәм җиңелмәслек киртәләрнең булмавын истә тотарга өйрәттеләр. Шулай булгач, барысы да безнең кулларда һәм... аякларда. Көндәшләребезгә баш бирмәскә һәм, әлбәттә, җанатарларыбызның күңелен төшермәскә тырышачакбыз, — ди «Алабуга — Юниор» ФК капитаны, «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 19 яшьлек Динар Гаязов.

Спортчылар әзер, алар старт көтә. Алар өчен уен формасы алынган, аны стадионда тантаналы рәвештә бүләк иттеләр. Символик футболкаларны АМР башлыгы Рөстәм Нуриев тапшырды, ә Алабуга футболының «аталары» үзләренең «балаларына» теләкләрен җиткерде. Аңлау өчен: «Алабуга» ФК ТР Чемпионатының югары лигасында уйный, ә «Алабуга — Юниор» ФК беренче лигада уйнаячак. Күргәнебезчә, яңа командага карата планнар зурдан. Киләсе елда ук «Алабуга — Юниор» футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче лигада чыгыш ясаячак.

‒ «Алабуга — Юниор»ны булдыру — ул бик дөрес һәм бик вакытлы карар. Хәзер шөгыльләнә торган яшь буын, өлкән иптәшләренә карап үсеп, җитлегеп килә. «Алабуга» футболчылары — җитлеккән, тәҗрибәле, алар югары футбол лигасында. 17-18 яшьлек спортчылар, аларның уңышларына карап, төп командага эләгергә омтылачак, — дип билгелиләр «Алабуга — Юниор» футбол клубы инициаторлары һәм оештыручылары.

— Тренировкалар өчен барлык шартлар да бар: искиткеч стадион, спорт инвентаре, көчле тренер, нәтиҗәгә омтылган уенчылар. Һәм иң көчлеләр лигасына эләгү мөмкин, бары тик армый-талмый шөгыльләнергә генә кирәк. Барысы да реаль, барысына да ирешеп була, — ди футбол яшьләре лидеры Динар Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев