Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга геройлары турында

Советлар Союзы Герое Григорий Григорьевич Романов.

Алабугада Хәтер мәйданында, төрле елларда, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстлары куелды. Алар арасында — Говоров Леонид Александр улы, Вәҗетдинов Гыймазетдин Вәҗетдин улы, Гаврилов Аким Андрей улы, Романов Григорий Григорий улы, Сафронов Петр Сергей улы, Спирьков Степан Петр улы, Шабалин Борис Сергей улы, Захаров Петр Иван улы, Гайнуллин Рифкать Хәйрулла улы. 

Советлар Союзы Геройлары турында язмалар алга таба да «Алабуга нуры» газетасында һәм сайтта басылачак.

Быел сентябрьдә Григорий Романовның тууына 115 ел тулды.

Григорий Григорий улы 1907 елның 23 сентябрендә ТАССРның Аксубай районы Кәкре елга авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Кәкре елга балалар йортында ат йөртүче булып эшләгән, әнисе шунда кер юучы булган. 1914 елда әтисе сугышка киткәч, Григорий әнисе тәрбиясендә кала. Тугыз яшендә ул авыл мәктәбендә укый башлый, һәм анда ул биш сыйныфны гына тәмамлый. Белемгә омтылуы белән ул башкалардан аерылып тора: бик күп укый, зирәк була. 1920 елда әти-әнисе хуҗалыгында эшли башлый, ә бер елдан соң, әнисе ачтан үлеп китә. Романовларның болай да ярлы хуҗалыгын ачлык һәм җимереклек бөтенләй бетерә, Григорий ялланып эшли башлый. Бер-ике елдан ул эшләгән хуҗалыкта эшләр яхшыра һәм Григорий кире туган йортына кайта. Хат ташучы булып йөри, аннары аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Казанда Татар коммунистлар университетын тәмамлый. Туган авылында китап уку йорты мөдире булып эшли, аннары авыл советы сәркатибе һәм рәисе булып тора.

1941 елның 22 сентябрендә Романовны эшче-крестьяннарның Кызыл Армиясенә хезмәткә алалар. 1942 елда ул хәрби-сәяси курсларда укый. Шул ук елның маеннан ул Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшә. 

Хәрби юлын Григорий Көнбатыш фронтта башлый. Артиллерия батареясы белән җитәкчелек итә, каһарманлык үрнәге була. 1944 елның октябренә өлкән лейтенант Григорий Романов 1нче Белорус фронтындагы 65нче армия 105нче укчы корпус 44нче гвардия укчы дивизиясенең 128нче гвардия укчы полкында ут взводын җитәкли. Польшаны азат иткәндә үзен аеруча күрсәтә. Нарев елгасы тирәсендә барган көрәш нык истә калырлык була. 1944 елның 5 октябрендә Дзержинец авылы янында Романов җитәкчелегендәге артиллеристлар дошман һөҗүменә каршы көрәшеп, 5 танкны яндыра, фашистларның зур төркемен юк итә. Алты көн һәм төн буена барган сугышта алар биклекне саклап кала. Тигезсез көрәштә Романов 17 яра ала, ләкин сугыш кырыннан чыкмый. Бу биеклекне солдатлар Романов исеме белән атыйлар. 1945 елда каты җәрәхәтләнгәч, аны армиядән җибәрәләр. Бу коммунист Романовның соңгы көрәше була.

СССР Югары Совет Президиумы Указы белән 1945 елның 21 февраленнән «немец басып алучылары белән көрәш фронтында җитәкчелекнең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм шул вакытта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен» гвардия өлкән лейтенант Григорий Романов Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә лаек була һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул башта туган авылында яши, аннары Алабугага күченә. Лаеклы ялга чыккач, Григорий Романов мәктәпләрдә еш була, яшьләр белән очраша, безнең шәһәрнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Григорий Григорий улы 1987 елның 28 июнендә арабыздан китте. Аны Алабугада җирләделәр. Бүген шәһәрдә аның оныгының баласы яши. 

Григорий Романовның исеме мәңгеләштерелде. Соңгы елларда герой яшәгән йортта (Землянухин урамы, 20) мемориаль такта куелган. Хәтер мәйданында — аның бюсты урнашкан, ул 2005 елның 9 маенда ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев