Алабуга ярминкәләрендә ашлык сатып алырга мөмкин булачак
Теләүчеләр ашлыкны күпләп һәм ваклап арзан бәядән сатып ала алачак.
20 сентябрьдә Алабугада ашлык ярминкәләре старт ала. Сәүдә шимбә көннәрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Горький урамындагы иске базар территориясендә барачак. Бу хакта АМР башкарма комитетының сәүдә бүлегендә хәбәр иттеләр.
Алабуга районында ашлык җыю төгәлләнде, хәзер теләүчеләр аны күпләп һәм ваклап арзан бәядән сатып ала алачак. Чаралар җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итүгә һәм халыкны сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев