Алабуга инспекторлары иртәнге рейд вакытында 14 хокук бозучыны ачыклады
Аларга административ беркетмәләр төзелде.
Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач автоюлында Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан транспорт чараларын тикшерү буенча рейд үткәрелде. Рейд 2 сәгать барды. Тикшерү нәтиҗәсендә 14 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Тонировка кагыйдәсен бозу — 1
Укылмый торган номер — 3
Страховка — 1
Техник җитешсезлек — 9.
Ачыкланган хокук бозу фактлары буенча административ беркетмәләр төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев