Алабуга интернат-йорты 100 еллык юбилеен билгеләп үтте
Биредә 130 кеше яңа гаилә тапкан.

15нче август «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Интернат — Алабуганың иң борынгы социаль учреждениеләренең һәм Татарстанда иң эреләренең берсе. Биредә төрле сәбәпләр аркасында интернатка эләккән 130 кеше үз гаиләсен тапкан. Шул исәптән 117се сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр.
Алар арасында талантлы кешеләр күп, алар өчен үз хоббиларында камилләшергә яки ниндидер яңалыкны сынап карарга мөмкинлек бирә торган төрле берләшмәләр эшли. Интернат карамагындагылар ясаган эшләнмәләрнең бер өлешен холлдагы күргәзмәдә күрергә мөмкин иде. Чигү, рәсем сәнгате, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре яхшылык, якты хис-кичерешләр һәм яхшылыкка ышанычны гәүдәләндерәләр.
Монда ук интернат-йортның хәзер ничек яшәвен белергә мөмкин иде. Аның хезмәткәрләре — зур йөрәкле кешеләр, алар үз көчләрен һәм күңел җылысын башкаларга бирәләр, авыр мизгелләрне кичерергә ярдәм итәләр. Бу көнне аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм вазыйфаларын намуслы башкарганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Коллективны юбилей белән Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Учреждениегә тантаналы чарада 150 000 сумлык сертификат тапшырылды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм кыскача республикада мондый учреждениеләрнең ничек эшләве турында сөйләде, аларның мөһим һәм катлаулы хезмәтләрен билгеләп үтте.
Интернат директоры Наталья Кәримова республика һәм район җитәкчелегенә, үз коллективына, шулай ук «Август Алабуга» генераль директорының персонал буенча урынбасары Тамара Томиловага һәм «Роквул-Волга» эш башкаручысы Гүзәл Гыйләҗетдиновага рәхмәт белдерде.
Интернат-йорт белән хезмәттәшлек итүләре турында Алабуга районы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов, Изге Троица мәхәлләсе настоятеле иерей Илия (Кривов) һәм «Шатлык» мәчете имам-хатыйбы Фәнзил хәзрәт Нәбиуллин сөйләде.
«Ходай сезгә бу авыр эштә ярдәм итсен. Мәхәббәт, шатлык, тынычлык һәм татулыкта яшәгез», — диделәр алар җыелганнарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев