Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга йөзүчеләре XXX Россия Кубогында призлы урыннар яулады

Мондый дәрәҗәле ярышларда бөтен илнең 82 клубыннан 1200дән артык йөзүче катнашкан иде.

«Мастерс» категориясендә йөзү буенча XXX Россия Кубогында шәһәребез исеменнән чыгыш ясаган җыелма команда 8 спортчыдан торды. Мондый дәрәҗәле ярышларда бөтен илнең 82 клубыннан 1200дән артык йөзүче катнашты.

— Бу рекорд, моның кадәр катнашучылар булганы юк иде әле, — дип билгели оештыручылар.

XXX Россия Кубогы ноябрь уртасында Казанда узды һәм дүрт көн дәвам итте. Оештыручылар тарафыннан турыдан-туры трансляция оештырылып, «Касатка» йөзү буенча ТР ветераннар җыелма командасы җанатарлары барысын да туры эфирда күзәтә алды.

— Бик мавыктыргыч күренеш, — дип тәэсирләре белән уртаклаша алар. 
Ярышларның дүрт көне нәтиҗәләре буенча алабугалылар түбәндәге нәтиҗәләргә иреште.

Михаил Романовның шәхси копилкасы (50-54 яшь категориясе) берьюлы биш бүләк белән тулыланды: 200 метр араны аркада йөзү дистанциясендә беренче урын; өч икенче урын (100 метр дистанциядә, 200 метр дистанциядә һәм команда эстафетасында); 100 метрга йөзүдә өченче урын.
Андрей Гудков үз яшь категориясендә (50-54 яшь) җиңүче булды, ул 100 метрлык дистанциядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Галина Благодатских (70-74 яшь категориясе) 50 метрлык дистанциядә — көмеш, 200 метрлык дистанциядә бронза медальләр яулауга иреште.
Наталья Немтырева (50-54 яшь категориясе) 200 метр араны аркада йөзүдә өченче урынны алды.

Моннан тыш, Алабуга йөзүчеләре 4/50 эстафетасында да көмеш призерлар булып, мактау пьедесталына күтәрелде. Республика җыелма командасы составына безнең спортчылардан Андрей Гудков һәм Михаил Романов керделәр.

Белешмә өчен: 2024 елның 13 гыйнварында Алабугада «Мастерс» 25+ һәм «Юниор» 12+ категорияләрендә йөзү буенча ачык республика беренчелеге узачак. Ярышларны оештыручылар катнашучылар һәм җанатарларны «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексына чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев