Алабуга ипподромында Сабантуй алдыннан зур төзекләндерү эшләре бара
Барлык эшләрне бәйрәмгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Алабугада шәһәр ипподромын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Сабантуй бәйрәменә биредә төп бина яңартыла: монда стеналар һәм цоколь җылытыла, шулай ук бинаның ике ягындагы түбә алыштырыла.
Ипподромның тышкы кыяфәтенә аерым игътибар бирелә. Фасадны традицион татар орнаментлары бизәячәк, ә шпилендә ат сыны куелачак. Бу элементлар милли колоритны ассызыклап торачак һәм комплексны тагын да матуррак итәчәк.
Ипподром кунакларны яңартылган килеш каршы алсын өчен барлык эшләрне бәйрәмгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев