Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга җитәкчеләре өлкән яшьтәге алабугалыларга газетага язылу бүләк итте

АМР Советы бинасында шәһәр киңәшмәсеннән соң ук «Яздыру бүләк ит» хәйрия чарасы оештырылды.

Оешма һәм предприятие җитәкчеләренә өлкән яшьтәге алабугалыларны газетага яздырып, яхшылык эшләү мөмкинлеге бирелде. 

− Кызганыч, керемнәре аз булу аркасында, район газетасын һәр өлкән кеше дә яздыра алмый. Хәзер мәгълүмат чоры, барын да белеп тору кирәк. Интернет киң таралган булса да, укыр өчен газеталар кулай һәм кызыклы булып кала бирә, −диде Спорт корылмалары дирекциясе директоры Руслан Деготьков.

Гадәттәгечә, әлеге акциягә райбашкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Лилия Ягудина катнашты. Аның сүзләренә караганда, өлкән буын басма матбугатны аеруча яратып укый, һәм газетага яздыру бүләк итү бик урынлы булыр.

− Өлкән буын вәкилен куандыруыма шатмын, − ди ул.

Киләсе яртыеллыкта тагын ике өлкән яшьтәге алабугалы газета алачак, аларга Башкарма комитетның икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев һәм райбашкарма комитетының инфраструктура үсеше буенча җитәкче урынбасары вазифаларын башкаручы Эдуард Гаязетдинов бүләк ясады.

− Һәрвакыт мөмкинлек булганча өлкәннәргә булышырга кирәк. Бу шәһәрдәшләребез һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан аларга күрсәтелгән кечкенә игътибар алар турында кайгырту билгесе булыр. Өлкән буын белән бәйләнешне өзмәү бик мөһим. Аларга да шәһәрдә ниләр барганын белеп тору кирәк. Алар арасында тышкы дөнья белән бәйләнешне газета һәм телевидение аша гына тотучылар да бар. Мондый бүләк яхшы ярдәм булыр дип уйлыйм, − дип фикерен белдерде Руслан Мусаев.

Әлеге хәйрия чарасы газеталарга язылу кампаниясенең ахырына кадәр дәвам итә. Анда теләге булган һәркем катнашырга мөмкин — берәр ветеранга, ялгыз яшәүче күршегезгә, үзегезнең якын кешегезгә газетага язылу бүләк итә аласыз. 

Фотода: Лилия Ягудина гадәттәгечә мохтаҗлар өчен газета яздыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев