Алабуга — Ижевск автомобиль юлында авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган
Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның Менделеевск районында Алабуга — Ижевск автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәлак булган.
ТР Дәүләт автоинспекциясенең беренчел мәгълүматлары буенча, 34 яшьлек ир-ат Volkswagen Touareg руле артында тизлекне арттыра, каршы як полосага чыга һәм Mercedes Benz йөк автомобиле белән бәрелешә.
Алынган җәрәхәтләрдән Volkswagen йөртүчесе урында ук үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев