Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кафесында янгын чыккан, 20 кеше эвакуацияләнгән

Бинаның тышкы ягындагы чыбыкка ут капкан.

Кичә Тынычлык проспектында «Тайфун» кафесы урнашкан бинада янгын чыккан. Вакыйга турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 

Янгын турында хәбәр 4 июльдә 16:29 сәгатьтә кабул ителә. Урынга оператив рәвештә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җитә. Бинадан 20 кеше эвакуацияләнә. Кафе бинасының тышкы ягында чыбыкның януы ачыкланган.

Янгынны 16:50 дә сүндерәләр. Зыян күрүчеләр юк. Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил итә. Сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев