Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Казанда үткән Гастрофест кунакларын сыйлады

16 август көнне Аккош күле янында узган V Гастрофестта районыбыз үзен лаеклы күрсәтте!

Казанда бишенче «Гастрофест» узды. Фуд-корт зонасында 70 резидент урнашкан, алар Мексика, Корея, Серб һәм башка кухняларны тәкъдим иттеләр.

Шәхси эшмәкәр Долгов Сергей Владимирович кунакларны Алабуга прәннекләре һәм чәк-чәк белән гаҗәпләндерде. Кунаклар сыйларны рәхәтләнеп татып карадылар һәм үзләре белән татлы сувенирларны алып та киттеләр.

Олы Качка авыл җирлеге һәм Малореченский авылы клубы чын гастрономик сюрприз әзерләделәр — чын авыл миченнән коймаклар! Хуш исле коймак фестиваль хитларының берсенә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев