Алабуга хакимияте шәһәрне ябу турындагы мәгълүматны кире какты
Социаль челтәрләрдә фейк мәгълүмат таратыла.
Алабуга хакимияте шәһәрне ябу турындагы мәгълүматны кире какты. Шул ук вакытта алабугалыларның мессенджерларында шәһәрне ябу турында мәгълүмат тарала — янәсе, контроль-үткәрү режимын яңарту турында телефонограмма килгән. «Бу — чынбарлыкка туры килми торган ялган мәгълүмат. Моңа рәсми рәвештә раслау юк, без мондый телефонограмма алмадык», — дип хәбәр иттеләр Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәтендә. Алар ялган мәгълүмат тараткан өчен административ җаваплылык каралуын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев