Алабуга кондиционерлар өчен бердәм стандарт кертә
Тынычлык проспектындагы 34нче һәм Таҗи Гыйззәт урамындагы 16/47нче йортларның фатир милекчеләренә кондиционерлар өчен иске кәрзиннәрне бердәм үрнәктәге яңа кәрзиннәргә алыштыру кирәклеге турында хәбәр җибәрелде.

Бу эш быел фасадларга капиталь ремонт ясау белән бәйле. Бу эшнең нечкәлекләрен аңлату өчен муниципаль контроль бүлеге тарафыннан халык белән очрашу оештырылды. Чакырылган 80 кешенең 35е җавап биргән. Фикер алышуның төп темасы яңартылган шәһәр киңлегенең эстетикасын саклап калу белән шәхси уңайлылыкны берләштерү мәсьәләсе булды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев конструкцияләрне алыштыру гына түгел, дизайн һәм форма буенча әйләнә-тирәдәге йортларның тышкы кыяфәтенә туры килерлек итеп эшләү дә мөһим, диде.
Тәртип урнаштыру эше башланды инде. «Бүгенге көнгә ике кондиционер милекчеләр тарафыннан сүтелде», — дигән мәгълүмат бирде муниципаль контроль бүлеге башлыгы Андрей Бакашев.
Халыкның архитектура бүлеге белән яңа кәрзиннең тышкы кыяфәтен сайларга һәм килештерергә 20 октябрьгә кадәр вакыты бар. Бу чара, хакимият фикеренчә, фасадларны чын-чынлап пөхтә һәм төгәлләнгән итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев