Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Курск юнәлешендәге сугышчылар өчен 2 тонна гуманитар ярдәм җыйды

Хәрбиләргә машина, мотоцикл һәм шәхси посылкалар җибәрелде.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе«нең Алабуга җирле бүлеге казаклар җәмгыяте, «Корыч технологияләр» коллективы һәм шәһәр халкы белән Курск юнәлешендә эшләүче хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм китерде. Йөкнең гомуми авырлыгы ике тоннага якын тәшкил итте.

Активистлар хәрбиләргә «Нива» автомобилен, «Эндуро-300» мотоциклын, шулай ук 13140 нчы хәрби часть хәрбиләре өчен шәхси посылкаларны тапшырдылар.

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе«нең Алабуга җирле бүлекчәсе җитәкчесе хәрбиләргә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Безнең хәрбиләргә ярдәм күрсәтү — намус эше! Без яшь гвардиячеләр һәм көмеш волонтерлар белән көн саен гуманитар штабта эшлибез, гуманитар ярдәм җыябыз һәм җибәрәбез, үрәбез, тегәбез, бәйлибез һәм хәрбиләр исән-сау өйләренә кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Бергә без ышанычлы тыл!».

2022 елның февраленнән Татарстан МГЕР гуманитар үзәге хәрби хезмәткәрләргә һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә 65 млн сумнан артык бәягә 325 тонна ярдәм җибәргән.

Фото: «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» нең Татарстан төбәк бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев