Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә ветераннарны һәм пенсионерларны котладылар

Оештыручылар — көллият укытучылары һәм студентлары.

Кичә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә уку йортының ветераннарына һәм пенсионерларына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә 62 кеше катнашты, алар арасында 14 сугыш баласы, сугышта катнашучының тол хатыны һәм бер тыл хезмәтчәне бар.

Оештыручылар — көллият укытучылары һәм студентлары. Алар кунаклар өчен тематик программа әзерләгән: бәйрәмдә солдат боткасы, импровизацияләнгән привал, маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс, шулай ук Георгий тасмалары тапшыру оештырылды. Чара бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев