Алабуга мәдәният йортында ремонт эшләре бара
Демонтаж эшләрен февраль ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Шәһәрнең Мәдәният сараенда ремонт эшләре дәвам итә. Алабуга халкы күнеккән интерьерлардан бернәрсә дә калмады диярлек — бөтен җирдә төзелеш материаллары өемнәре, декор калдыклары, иске реквизитлар ята.


Мәдәният йорты директоры Илья Васильев сүзләренчә, демонтаж эшләрен февраль ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла, ә инде март аеннан төзүчеләр инженерлык челтәрләрен алыштыру һәм биналарны бизәү белән шөгыльләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев