Алабуга мәктәпләрендә Белем көне уңаеннан тантаналы линейкалар үтте
Яңа уку елында 1200 яшь алабугалы беренче тапкыр парта артына утырды.
Сыйныфташлар белән күрешү, ак бантлар һәм чәчәк бәйләмнәре — быелгы уку елында Белем көне 11 меңнән артык малайлар һәм кызлар өчен шулай хәтердә калыр. Кичә алар өчен яңа уку елы башланды.
Яңа уку елында 1200 яшь алабугалы беренче тапкыр парта артына утырды. Шәһәрнең 10нчы күп юнәлешле лицей укучыларын бәйрәм белән район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Ул бүгеннән укучы булган нәниләрнең ата-ана өметен аклауларына һәм шул ук вакытта балачак ләззәтен онытмауларына ышаныч белдерде. Рөстәм Мидхәт улы шулай ук бу мәгариф учреждениесен 2024 елда ремонт көтә дип белдерде.
Казаннан килгән кунак — ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да яхшы теләкләр белән чыгыш ясады.
− Белем көне белән сезне ихлас тәбриклим. Уку елы уңышлы булыр дип өметләнәм. Әлбәттә, беренче сыйныф укучылары өчен бүген үзенчәлекле көн. Әти-әниләрен дә, укытучыларын да яхшы билгеләр белән сөендерерләр дип ышанам, − диде ул һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.
Кичә бу лицейның тату гаиләсе 250 балага артты. Илнара Баева да беренче тапкыр укырга килде. Ул балалар бакчасына бергә йөргән иптәшләре белән бер сыйныфка эләккән.
− Мәктәпкә яхшы әзерләндем: әни белән матур форма алдык, әбием минем өчен чәчәкләр үстерде, укый-яза беләм. "Бишле«ләр генә алырга тырышачакмын, − ди ул.
Студентлар өчен дә беренче кыңгырау чыңлады. Алабуга политехника көллиятенә быел беренче курска илебезнең төрле почмакларыннан 700гә якын студент укырга кергән.
− Алабуга политехника көллиятен сайлаганыгыз, төп белем алу өчен Алабуга җирен сайлаганыгыз өчен, мин сезгә рәхмәтле. Бөтен мөгаллимнәр коллективы, остазлар, мастерлар, Алабуга районы һәм «Алабуга» МИЗы резидентлары сәнәгать предприятиеләренең инженерлары, бригадирлары сез техника юнәлешендә югары әзерлекле белгечләр булсынга бар тырышлыгын куяр дип ышандырам. Өч-дүрт ел эчендә сез Татарстан һәм үз районнарыгыз предприятиеләренә кирәкле лаеклы белгечләр булыр өчен тырышырсыз дип уйлыйм, − дип беренче курслыларга мөрәҗәгать итте көллият директоры Светлана Соколова.
Аның сәламләвенә бәйрәмнең мактаулы кунаклары — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри мәгариф идарәсе башлыгы Андрей Федоров һәм студентлар җитештерү практикасын үтә торган предприятие вәкилләре дә кушылды. Алар студентларны Татарстандагы иң яхшы урта һөнәри белем учреждениеләренең берсенә укырга керүләре белән котлады.
Әйтергә кирәк, Алабуга политехника көллияте быел республикада «Профессионалитет» программасы кертелгән бердәнбер көллият булды. Аның нигезендә студентлар өч: «Сәнәгать жиһазын кору, техник хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү», «Технология эшен һәм җитештерүне автоматлаштыру чаралары белән коралландыру», «Электр станцияләре, челтәрләре һәм системалары» юнәлешләре буенча 2 ел 10 ай укыячак. 2 курс студенты Илья Абулханов әлеге программа буенча белем ала. Аның уку көне 12 сәгать диярлек дәвам итә: сәгать15.00гә кадәр ул «Алабуга Политех» программасы буенча — практикада яисә өстәмә программа буенча — робототехника, соңыннан — кичке 8гә хәтле АПК программасы нигезендә укый.
− Программа вакыт аркасында гына авыр тоела, чынлыкта ул җиңел үтелә, чөнки заманча җиһазларда, кызыклы кешеләр арасында өйрәнәбез, − ди Илья.
Район җитәкчелеге башлангычы белән, быел көллияттә: «Авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазын эшләтү һәм төзекләндерү» дигән тагын бер юнәлеш барлыкка килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев