Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә яңача ашатуга күчәләр

«Адымнар-Алабуга» полилингваль комплексында Алабуга мәктәпләрендә 1 сентябрьдән кертелә торган яңа тукландыру схемасын тәкъдир иттеләр.

Әти-әниләргә һәм чакырылган экспертларга мәктәптә туклануны оештыру турында «Бәхетле» компаниясенең «Мәктәп туклануы» проекты җитәкчесе Гөлнара Хәсәнова сөйләде.

— Беренче чиратта меню эшләнә. Аңа без СанПиН таләпләренә туры килү турында тиешле бәяләмә алабыз. Алабуга өчен кайнар ризык җитештерү цехын без Түбән Камада әзерлибез. Безгә бакчалар һәм мәктәпләр өчен килә торган барлык чимал һичшиксез лаборатория контроле уза. Әгәр чимал таләпләргә туры килмәсә, без аны кире тәэмин итүчегә җибәрәбез. Шулай ук без җитештерү процессын катгый контрольдә тотабыз.

Утырышның спикеры ТР Роспотребнадзорының территориаль идарәсе башлыгы Илдар Мөхәммәтшин булды. Ул мәктәпләрдә туклану буенча нинди санитария кагыйдәләре барлыгы һәм әти-әниләр балаларын нәрсә белән тукландыруларын ничек тикшерә алулары турында сөйләде. Әйтик, ата-аналар комитетлары мәктәп ризыкларын санитария нормаларын, ашларның сыйфатын тикшерү юлы белән контрольдә тотарга хокуклы. Моның өчен мәктәп белән ата-аналар комитеты вәкилләренең ашханәгә баруы турында килешергә кирәк, ә тәэмин итүче үз чиратында теләкләрне һәм кисәтүләрне исәпкә алырга тиеш. Әти-әниләр меню һәм документлар соратып алырга хокуклы.

Җыелышта шулай ук ике табиб — АҮРХ балалар поликлиникасы мөдире Әмир Габитов һәм педиатр, табиб-нутрициолог Евгения Черкеева чыгыш ясады. Алар төрле чорларда балаларны тукландыру үзенчәлекләре һәм тулы туклануның мөһимлеге турында сөйләделәр.

— Безнең балалар файдалы туклану алачак, — дип фикерләре белән уртаклашты «Адымнар-Алабуга» директоры Айзат Мәхмүтов. — Мәктәп туклануы комбинаты үз командасы белән килде, алар ризык әзерләүдә барлык закон таләпләрен үтиләр, безнең мәктәп пешекчеләре белән бәйләнештә эшлиләр. Дегустациядә нәкъ менә уку елы дәвамында балалар ашаячак төшке ашлар тәкъдим ителгән.

Төп өстенлек шунда ки, бу мәктәп пешекчеләренең эшен җиңеләйтәчәк, чөнки алар бүгенге көндә мәктәпләрдә аз. Аларга барысын яңа баштан эшләргә туры килмәячәк — ризыкны әзер хәлдә диярлек китерәчәкләр. Пешекчеләрнең бурычы — аны махсус җиһазларда — пароконвектоматларда әзерләү.

— Пароконвектоматлар шәһәрнең барлык мәктәпләре өчен дә сатып алынган инде, һәм без укучыларны тукландыруның яңа схемасына бу уку елының 1 сентябреннән күчәчәкбез, — дип хәбәр итте АМР мәгариф идарәсе башлыгы Алена Балобанова.

Искәрмә өчен. Пароконвектоматлар — тигез җылыту һәм пар тәэсире нәтиҗәсендә ризыкларда витаминнарны һәм минералларны мөмкин кадәр күбрәк сакларга мөмкинлек бирә. Бу процесс шулай ук пешергәндә май куллануны киметә һәм пешерү вакытын кыскарта, бу исә сәламәт туклануга ярдәм итә.

Чараның рәсми өлешеннән соң ата-аналар комитетларына мәктәпләрдәге төшке ашларның төрле вариантларыннан авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Меню баланс һәм төрлелеге белән аерылып тора, һәр бала күңеленә хуш килгән ризык таба алачак. Әниләр дә үзләренең тәэсирләре белән уртаклашты.

— Тефтелькадан авыз иттем, ул миңа ошады, бик йомшак. Итле бәрәңге бераз катырак, әмма тулаем алганда, тәмле. Кәбестә салаты бик тәмле, — дип уртаклашты Регина Бурангулова.

— Беренче тәэсирләр бик яхшы, бик тәмле, — диде Альбина Фәйзуллина. — Әгәр шулай ашатсалар, без бик шат булыр идек. Минем ике балам бар, мин балаларны табиблар киңәш иткәнчә ашатырга тырышам, дөрес тукланырга өйрәтәм.

Мәктәп менюсындагы ашлар турында безгә Гөлнара Хәсәнова сөйләде.
— Биредә салкын кабымлыклар, салатлар, икенче ризыклар, гарнирлар, җиләк-җимешләр, балык, ит, кош ите, яшелчә, ярмалар да бар. Әлбәттә, буфетларда сатып алырга мөмкин булган камыр ризыклары да тәкъдим ителгән.

Быелгы туклану тәртибе моңа кадәр булганыннан аерыла. Узган елгы рационда җиләк-җимеш һәм соклар юк иде, хәзер ата-аналар теләге белән аларны өстәделәр. Шулай ук, балаларның өстенлекләреннән чыгып, салатларны төрләндерделәр.

Гөлнара Хәсәнова шулай ук Алабуга мәктәпләрендә мәктәп яны буфетлары системасын кертү турында хәбәр итте. Алар төп туклану вакытыннан тыш эшләячәк һәм "озынайтылган көн"гә калган балалар өчен аеруча актуаль булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев