Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә салкыннар аркасында каникуллар озайтылды

Ял көннәре язгы каникуллар хисабына өстәлә.

Алабуга мәктәпләрендә каникуллар озайтылды. Салкын һава торышы аркасында, бүген дәресләр булмады. Иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары −34..-36 градус күрсәтте.

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул рәсми рәвештә 2 көнгә озайтылды, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы. Ял көннәре язгы каникуллар хисабына өстәлә. 

Ведомство мәктәп дәресләренең кайсы очракларда үткәрелмәвен дә искә төшерде.

Авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр 23 градус салкын булганда, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 25 градус салкын булганда үткәрелми.

Шәһәр мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 27 градус салкын, авыл мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 30 градус салкын һәм шәһәр мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 32 градус салкын булганда дәресләр булмый. 

Дәресләрнең иртәгә булу-булмавы турында укучыларга укытучылар хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев