Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәктәпләрендә туклану: 1 сентябрьдән нәрсә үзгәрәчәк?

Меню төзү һәм ашамлыкларны саклау бөтенләй башка булачак.

1 сентябрьдән Алабуга укучыларын яңартылган туклану системасы көтә. Төп үзгәреш — яңа уку елыннан озак вакыт саклана торган туңдырылган продуктлардан баш тартып, көн саен суытылган ризыкларны китерү оештырылачак.

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон аңлатканча, ризык иртән китереләчәк, аны җылытачаклар һәм шунда ук балаларга бирәчәкләр. Мондый ризыкларны күп дигәндә 48 сәгать саклау рөхсәт ителсә дә, өстенлек алып килгән көнне үк җылытып, балаларны ашатуга биреләчәк.

Моның өчен мәктәп ашханәләренә яңа җиһазлар: суыткыч шкафлар, җылыту һәм сыйфатны катгый контрольдә тоту өчен конвектоматлар сатып алырга кирәк булачак.

− 5-6 көн саклана торган туңдырылган продуктлар куллануны бетерәбез, — дип ассызыклый Елена Ефимовна.

Нәрсә элеккечә кала?

  • Мәктәп туклануы буенча барлык ташламалар үзгәрешсез саклана.
  • Пешекчеләр калачак — аларның роле элеккечә мөһим: ашамлыкларны кабул итү, срокларны контрольдә тоту, салатлар, кайнар ризыклар һәм эчемлекләр әзерләү. 
  • Ата-аналар контроле ризыкның сыйфатын тикшерүне дәвам итәчәк.

Ташламалы туклану
Хәзер ташламалы туклану түбәндәге категория балаларга бирелә: 1-4 сыйныф укучыларына (көнгә бер тапкыр); инвалид балаларга; аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга; ятимнәргә; махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына.

Мәсәлән, 1 нче татар гимназиясендә 36 бала ташламалы туклану хокукына ия — бу социаль яктан якланмаган гаиләләр һәм хәрби хезмәткәрләрнең балалары. Алар ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин ителә (иртәнге аш һәм төшке аш), ә калган укучылар түләүле ашарга мөмкин. Моннан тыш, башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай иртәнге аш белән тәэмин ителә, ә беренче дәрестән соң барысы өчен дә печенье белән чәй эчү оештыралар.

Сак оптимизм
1 нче татар гимназиясе директоры Гүзәл Әсләмова билгеләп үткәнчә, яңа системаның төгәл детальләре әлегә юк, әмма "охлажденка"га күчү — ул плюс:

— Балалар витаминнары сакланган, яңарак ризык алачак.

Китерү системасындагы үзгәрешләргә карамастан, гимназиядә пешекчеләрне кыскарту яки аларның хезмәт хакларын киметү планлаштырылмый.

− Эштән азат итүләр булмаячак, барысы да үз урыннарында кала, — дип ассызыклый Гүзәл Әсләмова. — Пешекчеләр элеккечә салатлар, компот, чәй әзерли, ризыкны җылытачак. Әмма аларга йөкләнеш сизелерлек кими.

Хәзер беренче гимназиядә яңа җиһазлар — пароконвектоматлар кайтуын көтәләр. Алар китерелгән ризыкны дөрес җылыту өчен кирәк. Җиһазларны бу уку елы ахырына кадәр урнаштыру планлаштырыла.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләюзә Вәгыйзова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 1 нче татар гимназиясендә укучыларның 100 проценты кайнар ризык ала — бу 420 укучы. Ата-аналар контроле ризыкларның сыйфатыннан бик канәгать. 

Өстенлектә нәрсә
Логистика буенча сорауларга карамастан, Алабуга хакимияте яңа алым агулану куркынычын киметәчәк һәм рационның сыйфатын күтәрәчәк дип ышана. Соңгы карарлар диетологлар белән киңәшләшкәннән һәм мәктәпләрнең әзерлеген тикшергәннән соң кабул ителәчәк. Ләкин шунысы ачык: сентябрьдән мәктәп ашлары яхшырак, ә аларның сыйфатын контрольдә тоту катгыйрак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев