«Алабуга» махсус икътисади зонасы резиденты өлкәннәр өчен интернат-йортка ярдәм күрсәтте
Алар учреждение өчен мебель сатып алдылар.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Игелекле эшләр марафоны дәвам итә. Шушы көннәрдә «Алабуга» махсус икътисади зонасының тагын бер эре предприятиесе — «Джошкуноз Алабуга» җәмгыяте хәйрия нигезендә учреждениегә яңа караватлар, 10 комплект матрас һәм 277 000 сумлык тузан суырткычлар бирде. Барлык җиһазлар инде җыелган һәм яшәү бүлмәләрендә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев