Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медицина училищесы студентлары «Авылга игелек белән» бөтенроссия проектына кушылды

Булачак медиклар Танайка табиб амбулаториясендә, Олы Качка һәм Колосовка фельдшер-акушерлык пунктларында булды.

Алабуга медицина училищесы студентлары иреклеләрнең «Авылга игелек белән» («Добро в село») бөтенроссия проектына кушылды.

Проект кысаларында студентлар Алабуга районының авыл ФАПларына ярдәм итә. Булачак медиклар Танайка табиб амбулаториясендә, Олы Качка һәм Колосовка фельдшер-акушерлык пунктларында булды.

Студентлар авыруларны һәм аларның барлыкка килү куркынычын ачыклау максатыннан халыкка медицина консультациясе һәм диагностика үткәрде. Моннан тыш, ФАП территорияләрен төзекләндерүдә дә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев