Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медиклары Лисичанск һәм Донбасс балаларына «ярдәм кулы» сузды

Украина балалары өчен гуманитар ярдәм җыюда Алабуга район үзәк хастаханәсенең барлык бүлекләре дә катнашты.

Алар махсус пунктка сабыйларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен кирәкле барлык әйберләрне алып килделәр, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте.

Болар — җылы әйберләр, гигиена продуктлары, озак саклана торган ризыклар. Әлеге хәйрия ярдәме "Алабуга инициативасы«ның гуманитар штабына тапшырылды һәм тиздән («Газель» йөк машинасы тулуына карап) билгеләнгән урынга җибәреләчәк.

Хастаханә җитәкчелеге һәм профкомы әйтүенчә, әлеге акция даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев