Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мәгариф идарәсе башлыгы укытучыларны котлады

Елена Терентьева һөнәри бәйрәм уңаеннан мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә мәгариф һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!

Безнең һәрберебезнең дә тормышында үз Укытучысы — акылы, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяны танырга булышкан, аны баетып, киләчәкне төзергә өйрәткән кешесе бар. Укучыларның язмышы, илебезнең киләчәге нәкъ менә Укытучыдан, күбесенчә аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора. 

Сез — безнең мәгариф системасының мөһим байлыгы. Осталыгыгыз, үз эшегезне һәм балаларны яратуыгыз аркасында укучыларның сәләте ачыла һәм тормышка аша. Сез укучыларга тормышта үз юлын табарга булышасыз. Ватан мәгарифендә тупланган уңай тәҗрибәне саклап, белемнәрне киңәйтергә ярдәм итә торган педагогик яңалыкларны актив кертәсез. 
Сезгә яңа иҗади казанышлар, талантлы укучылар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге, үз көчегезгә ышаныч телим!

Укытучы йөрәгендә мәрхәмәт һәм зирәк акыл беркайчан да саекмасын, үз эшеңә ихлас бирелгәнлек уты сүрелмәсен.

Елена ТЕРЕНТЬЕВА, Алабуга мәгариф идарәсе башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев