Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» МИЗ резиденты «Астра» тернәкләндерү үзәгенә бүләк ясады

«Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенә «Роквул-Волга» ҖЧҖ вәкилләре ультрафиолет бактерицид рециркулятор бүләк итте. 

— Генераль директоры Марина Потокер җитәкчелегендә, «Роквул-Волга» компаниясе 2010 елдан ук инде әлеге үзәкнең социаль партнеры булып тора һәм ел саен реабилитация җайланмаларына, җиһаз һәм оргтехникага чаралар бүлеп бирә, бу исә хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырта. Без, хәйрия чараларын җәлеп итү эшчәнлегендә булышкан өчен, район башлыгы Рөстәм Нуриевкә, шулай ук «Роквул-Волга» ҖЧҖ предприятиесенә һава рециркуляторын алып биргән өчен рәхмәтлебез, — ди «Астра» үзәге директоры Галина Калашникова.

«Роквул-Волга» бәрабәренә «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тагын:
— электростимуляция өчен портатив блок;
— бассейн өчен күтәрткеч;
— компьютерлар;
— реабилитация җайланмалары;
— физиодәвалау аппаратлары;
— балалар бүлмәләре өчен җиһаз барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев