Алабуга мөслимәләре хиҗаб көне үткәрде
Чара Коръән укып, дога кылып башлана.

Алабуга мөслимәләре хиҗаб көненә багышланган мәҗлес үткәрделәр. Чара Коръән укып, дога кылып башланды, дип хәбәр итә Алабуга мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.
Кичәне Раушания Гибадуллина алып бара. Чарада катнашучыларга үткән гасырның беренче яртысында татар хатын-кызларының киенү рәвешен күрсәтүче видео күрсәтелә.
Чара барышында нәфис фильм карарга, мөнәҗәтләр тыңларга мөмкин була. Алабуга мөслимәләр берлеге җитәкчесе Лилия Фазлыева вәгазь белән чыгыш ясый.

Моннан тыш, җыелучыларга хатын-кызлар өчен төрле кием үрнәкләре тәкъдим ителә. Алар белән Гүзәлия Мөхәмәтова таныштыра.

Чара ислам дине нигезләре буенча викторина белән тәмамлана.
«Кичәдәге җылы атмосфера мәҗлескә килгән һәр кешенең йөрәгендә уңай тәэсир калдырды. Чын татар — мөселман мәҗлесеннән һәр мөслимә җылы тойгылар белән таралды», — диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев