Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөхтәсибәте Корбан бәйрәме уңаеннан Гаилә бәйрәме оештырды

ара шәһәрнең иң популяр җәмәгать урыннарының берсендә — «Чебурашка» паркында узды.

Корбан бәйрәме уңаеннан җирле мөхтәсибәт Алабуга халкы өчен гаилә бәйрәме оештырды. Чара шәһәрнең иң популяр җәмәгать урыннарының берсендә — «Чебурашка» паркында узды.

Кунаклар хәдисләрне белү буенча традицион бәйгедә катнаша алдылар. Программада шулай ук хәрәкәтчән уеннар, мастер-класслар һәм балалар өчен ярышлар да булды. Бөтен бәйрәм дәвамында аниматорлар эшләде. Кунаклар татлы мамык һәм попкорннан авыз итә алдылар.

Чара халыкка рухи традицияләрне гаилә ялы белән берләштереп, бәйрәм атмосферасында вакыт уздырырга мөмкинлек бирде. Оештыручылар шәһәр халкының активлыгын билгеләп үттеләр һәм мондый вакыйгалар күркәм традициягә әйләнер дигән өмет белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев