Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

Сезгә барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, куелган максатларыгызга ирешүегезне, шәхси һәм һөнәри тормышыгызда иминлек телим, диелә котлау тексында.

Хөрмәтле алабугалылар һәм район халкы!

Яңа ел — үзгәрешләр чоры. Һәркем якты һәм имин киләчәккә ышана торган вакыт.

Бу ел бары тик шатлыклы вакыйгалар белән тулсын, һәр көн сезгә елмаю, илһам һәм яңа мөмкинлекләр алып килсен.

Узган 2023 ел җиңел булмады. Шуңа карамастан, бик күп нәрсәләр эшләнде. Киләчәккә амбицияле максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
Узып баручы елга йомгак ясап, төп нәтиҗәгә килдек: бергә булганда, безгә бернинди киртәләр дә комачауламас, без барысын да җиңә алачакбыз!

Сезгә барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, куелган максатларыгызга ирешүегезне, шәхси һәм һөнәри тормышыгызда иминлек телим.

Өегездә җылылык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, күңелегездә тынычлык булсын.

Яңа ел белән котлыйм сезне! Киләсе 2024 елда зур бәхет, шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев