Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга муниципалитеты мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәмгә 9 миллион сум бүлеп бирде

Алабугада район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә беркетелгән кураторлар белән очрашты.

Киңәшмәдә хезмәткә чакырылган алабугалыларның туганнары алдында торган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар хакында фикер алыштылар. Кураторлар атна дәвамында үткәрелгән эш турында хисап бирде. Һәр гаиләгә ярдәм адреслы күрсәтелә: туганнарына медицина хезмәте күрсәтүдән алып фатирда ремонт ясауга булышуга кадәр.

Мисалга, Мишиннар гаиләсе яши торган Лесная урамына җирле бюджет хисабына вак таш җәелгән. Гаилә кешеләре сүзләренчә, яңгырлар вакытында юл тоташ сазлыкка әйләнгәнлектән, моңа кадәр йортка якын килүе кыен булган.

— Кураторларга һәм район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Юлга вак таш җәелде, хәзер аның буенча йөрүе уңайлы булачак. Көтелмәгәндә, бик тиз эшләделәр, — ди Надежда Мишина.

Надежда Александровнаның ире Артем 28 сентябрьдә мобилизацияләнгән.
— Ирем повестканы тыныч кабул итте, киләсен белеп тордык. «Хезмәт итәргә кирәк икән, димәк, хезмәт итәргә!» диде ул. Әлбәттә, без балалар белән аны сагынабыз. Алар әле кечкенә — 4 һәм 2 яшь. Кечкенәсе ишек ачылган саен әтисе кайтыр дип көтә, ә олысы сораса, мин аңа әтиең Ватанны якларга китте дип җавап бирәм. Ирем белән телефон аша аралашабыз, акрынлап ияләшәбез, ди, — дип сөйли Надежда Мишина.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мобилизацияләнүчеләр, иреклеләр һәм контрактчы сугышчылар гаиләләренә муниципалитет тарафыннан ярдәм итү чаралары эшләнгән. Әйтик, мобилизацияләнүчеләрнең балалары мәктәптә бушлай тукланачак, мәктәпкәчә учреждениеләргә, шулай ук түгәрәкләргә һәм секцияләргә түләүсез йөри алачак. Тулырак мәгълүматны 3-81-51 телефоны буенча алырга була (мәгариф идарәсе). Моннан тыш, аларга балалар өчен сәламәтләндерү (89586235079) һәм мәктәп яны лагерьларына (7-87-94) юлламалар, шулай ук ТР шифаханәләрендә «Ана һәм бала» юлламалары да бушлай бирелә. Әлеге юлламаны алу мәсьәләсе буенча балалар поликлиникасына 7-13-41 телефоны буенча, 414нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен һәр сишәмбе көнне 9дан 10 сәгатькә кадәр Тынычлык проспекты, 28 («Иллюзион» кинотеатры) адресы буенча, телефоны: 3-48-10 түләүсез медицина ярдәме һәм түләүсез психологик ярдәм (алдан язылу — 8-917-915-58-04 телефоны буенча) каралган. Адреслы ярдәм буенча волонтерларга гаризалар 8-987-286-74-39 телефоны буенча кабул ителә («Барс» яшьләр үзәге).

Моннан тыш, мобилизацияләнгәннән алып кире кайтканчыга кадәр, аларның гаиләләренә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре буенча пеняларны исәптән төшереп калдырырга мөмкиннәр. Белешмәләр өчен телефон — 3-04-57.

Тагын бер ярдәм чарасы — шәһәр Мәдәният сараендагы чараларга (3-35-09), шәһәр музейларына, спорт объектларына һәм «Иллюзион» кинотеатрына бушлай йөрү. 

Тулаем алганда, гаиләләргә ярдәм итү өчен җирле бюджеттан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә (мәктәпләрдә туклану, җәмәгать транспортында йөрү, шифаханәләргә юллама, спорт объектларына абонементлар). Бүгенге көндә мобилизацияләнүчеләргә 4 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән. Күп кенә предприятиеләр бер тапкыр бирелә торган түләүләр, кием-салым һәм җиһазлар рәвешендә ярдәм күрсәтте. Әлеге максатларга юнәлдерелгән гомуми сумма 8 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев