Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга музей-ядкарьлеге коллекциясен «Аллаһның 99 исеме» мини-статуэткалары тулыландырды

Дизайнер-ювелир Азамат Гыйләҗетдинов аларны махсус техника буенча кулдан эшләгән.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге (АДМЯ) фондлары «Аллаһның 99 исеме» мини-статуэткаларының уникаль коллекциясе белән тулыланды. Эшләр яссы скульптура техникасында башкарылган, анда Аллаһы Тәгаләнең һәр исеме каллиграфик образ — кош, чәчәк, канатлы барс яки башка символ рәвешендә бирелгән, дип хәбәр итә АДМЯ матбугат хезмәте. 

Идея һәм каллиграфик композицияләр авторы — Башкортстанның атказанган рәссамы Салават Гыйләҗетдинов. Ул билгеләп үткәнчә, коллекцияне булдыруга аны 2026 елда Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайлануы, шулай ук сирәк очрый торган Коръән битләре музей коллекциясен тулыландыру теләге этәргән. Тема һәм формат буенча фикер алышу Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко белән уза һәм 99 исемнән торган серия булдырырга дигән карар кабул ителә.

Серия өчен 3000 нән артык эскиз булдырылган, шулардан 99 иң тәэсирлеләрен сайлап алганнар. Дизайнер-ювелир Азамат Гыйләҗетдинов аларны махсус техника буенча кулдан эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев